Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый
Хөрмәтле райондашлар!
Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлыйм! Бу бәйрәмнәр үз Ватанын яратучы, халыклар бердәмлеге, гражданнар теләктәшлеге һәм патриотизм идеяләрен, әхлак һәм кешелеклелек, закон һәм гаделлек принципларын үз иткән һәркемне берләштерә.
Без Татарстанда – күпмилләтле, имин үсеш юлындагы республикада гомер итәбез. Ил һәм республиканың данлы тарихы белән горурланып, киләчәккә ышаныч белән карап, бердәм халык булып яшибез. Гасырлардан гасырларга күчкән милли-рухи кыйммәтләрне алмашка килүче яшь буыннар да кадерле мирас итеп кабул итсен, һәм алар бөек Ватаныбыз, кадерле республикабызның яңа казанышлары өчен ышанычлы нигез булсын иде.
Тырыш һәм хезмәт сөючән Сарман районы халкының да күпмилләтле Татарстан, Россиянең үсешендә лаеклы өлеше бар.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республика һәм районыбызны үстерү-ныгыту хакына куйган фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек телим.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев