САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Матбугаты көне белән котлый

Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар, хәбәрчеләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Татарстан матбугаты көне белән ихластан тәбрик итәм.
Бу бәйрәм меңнәрчә сүз осталарын — журналистиканың милли традицияләрен дәвам итүчеләрне берләштерә. Журналистларның газета укучыларга хөрмәте, принципиальлек, объективлык, ачык күңеллелеге — мәгълүмати киңлекне ныгытуның мөһим шартлары. “Сарман” белән “Новый Сарман” да дөреслекне, күпкырлы тормышыбызны чагылдыручы яңалыклар эталоны булып тора. Сезнең бурычыгыз — илебез, республикабыз һәм районыбызның үсеше турында халыкка киңкырлы мәгълүмат җиткерү, без нишлибез, нәрсә төзибез яки нәрсәләргә нигез салабыз — шулар хакында сөйләү. Сезнең һәр язмагыз җәмгыятьнең үсешенә, дәүләтчелек һәм әхлаклылыкны ныгытуга ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге Интернет үсеш алган чорда да газета-журналлар, шул исәптән районыбызның “Сарман”, “Новый Сарман” газеталары да актуальлекләрен югалтмыйлар. Үтә дә җаваплы эш башкарып, сез — журналистлар халыкны мәгълүматлы итүгә, рухи яктан баетуга зур өлеш кертәсез, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итәсез. Сезнең елдан-ел камилләшә баруыгыз газета белән сайт, сез эшли торган социаль челтәрләрнең йөзендә, эчтәлегендә дә чагыла.
Районыбыз эшчәнлеген оператив яктырту, җитәкчелек белән халык арасында ышанычлы элемтә булдыру буенча куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары һәм яңадан-яңа үрләр телим. “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталары киләчәктә дә һәр йортта көтеп алынган кунак булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев