САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Социаль хезмәткәр көне белән тәбрикли

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм.

Социаль хезмәткәр – иң катлаулы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Ул күпкырлы тирән белем, сайлаган хезмәтеңә тугрылык таләп итә. 

Районыбызның социаль яклау өлкәсендә югары квалификацияле, үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаручы белгечләр эшли. Бүгенге көндә сез күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтәсез. Тырыш хезмәтегез, шәфкатьлегегез һәм сабырлыгыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Рәхмәт сүзләрем шулай ук - тармак ветераннарына. 

Бәйрәм белән котлап, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев