САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Өлкәннәр көне белән котлый

Октябрь аеның беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Әлеге күркәм бәйрәм – өлкәннәребезгә генә хас зирәклек, сабырлык, күңел җылысы, ветераннарыбызга хөрмәт һәм ихтирам белән тулы көн ул.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барлык райондашлар исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм.
Сез үзегезнең тормыш зирәклеген яшь буынга тапшырасыз, рухи хәзинәләребезгә, борынгы гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбиялисез, балалар һәм оныклар өчен дә терәк сез. Күпләрегез бүген дә актив, үрнәк алырлык яшәү рәвеше алып барасыз, иҗтимагый оешмаларда әгъза булып торасыз, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашасыз, иҗат өлкәсендә һәм спортта да янып яшисез. Намуслы хезмәтегез, район, республика, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга рәхмәтләремне җиткерәм.
Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар – дәүләтебезнең бу өлкәдәге сәясәтенең төп юнәлеше. Аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли. Районда ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә ветераннар советлары эшли. Район оешма-предприятиеләре алар белән даими элемтәдә тора.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез – мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Дөньяларыбыз тынычлансын, туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын, кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев