САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәрит Хөснуллин районның чик сакчыларын бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле чик сакчылары һәм чик буе хезмәте ветераннары, райондашлар! Сезне Чик сакчысы көне белән котлыйм!

28 май көне безнең илдә Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка һәм Россиянең күп гасырлык традицияләренә тугрылык гәүдәләндерүче мөһим бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтелә.

Үз Ватаныңны сак лау, аның чикләрендә басып тору һәрвакыт куркыныч, әмма бик мактаулы эш булды. Нәкъ менә сез илнең сәяси һәм икътисади мәнфәгатьләрен яклауга, аның иминлеген саклауга ышанычлы һәм куәтле өлеш кертәсез. Сезнең батырлык һәм кыюлык һәрвакытта да Ватаныбызның чикләре ышанычлы яклау астында икәненә нигез булды һәм хәзер дә шулай.

Бу бәйрәм көнендә без дошман белән рәхимсез бәрелешләрдә Россия дәүләтенең бәйсезлеген һәм иреген яклаучыларга, аның тынычлыгын саклаучыларга, бүгенге көндә иминлеге сагында торучыларга хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Аерым рәхмәт сүзләрен Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчы-интернационалистларга җиткерәм. Сезнең батырлык, чыдамлык, каһарманлык – безнең яшьләр өчен яхшы үрнәк.

Чик буе гаскәрләренең барлык буыннарына - сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, хәзерге вакытта Ватанны саклаучы солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим. Бу батыр һәм кыю кешеләр бәйрәме һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев