САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсимә апа да гасыр чиген узучылар сафына басты

Иске Әхмәт авылында туып-үсеп, Сарманда хезмәт куйган Касыймова Нәсимә Әхмәдия кызына бүген 100 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, киләчәктә дә кадер-хөрмәттә сихәт яшәвен теләп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева авылдашлары сәламен җиткерде һәм изге теләкләрен әйтте. Нәсимә апа бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә улы Наил белән килене Хәмдия тәрбиясендә гомер кичерә. 
- Нерваларыңны сакларга кирәк, кеше белән талаша белмәдем мин. Бер белмәгән һөнәрем шул минем. Бием белән талашкан телем юк, ирем суккан тәнем юк, - диде, такмаклап, җор телле Нәсимә апа, озын гомерле булу серен сорашкач. 
Зыялы нәсел дәвамчысы буларак, ул бүгенге көндә дә китаптан, гәҗит-журналлардан аерылмый, аларны почта аша алдыра. Элегрәк елларда китапларны китапханәдән кайтартып укыган. Биш вакыт намазын калдырмый, ил-көннәргә тынычлык, һәркемгә сәламәтлек, бәхет теләде Нәсимә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев