САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгариф легендасы Мәхмүт Газдаловка 95 яшь тулды

Гомерен яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган районыбызның легендар шәхесе Газдалов Мәхмүт Газдал улын олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, хөрмәт hәм ихтирам сүзләре җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды.

Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, Сарман матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, туганнары, балалары, оныклары да сихәтлек, ныклык, кадерле гомер теләделәр. 
Бүгенге көндә дә актив тормыш позициясе алып баручы ветеран - "Сарман" газетасының актив абунәчесе дә. Умартачы, hәвәскәр бакчачы дигән өстәмә шөгыльләргә дә ия ул. Озын гомерле булу серләре белән дә уртаклашты юбиляр. Алары хакындагы язманы "Сарман" газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев