САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов яшьләрне бәйрәм белән котлый

-

 

Хөрмәтле райондашлар, кадерле яшьләр! Сезне чын күңелемнән Яшьләр көне белән котлыйм! 

Әлеге бәйрәм һәркемгә дә якын, чөнки яшьлек – кеше тормышындагы бер чор гына түгел, ул күңел халәте. Бу – тормышка мәхәббәт, кыюлык, тәвәккәллек, яңага омтылыш. Янәшәдә уй-теләкләрне хупларга, аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирергә әзер торучы кешеләрнең булуы мөһим. Районыбызда яшьләргә үз-үзләрен табарга, белем алырга, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Моның өчен район башлыгы Фәрит Хөснуллинга эчкерсез рәхмәтемне белдерәм. 

Хөрмәтле яшьләр! Беркайчан да ирешкәннәр белән генә тукталып калмагыз, һәрвакыт алга барыгыз. Барлык уйхыялларыгыз чынга ашсын! 

Руслан Гыйльфанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев