Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин районның педагогларын һәм мәгариф ветераннарын Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итте. Ул мөгаллимнәрнең фидакарь хезмәтен югары бәяләде һәм аларның яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге мөһим ролен ассызыклады.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, укытучылык – җир йөзендәге иң абруйлы һәм изге һөнәрләрнең берсе.
«Һәр кеше: бөек галимнәр дә, гомерләрне саклап калучы табиблар да, мәшһүр артистлар да, спортчылар да – һәммәсе юл башында иң элек укучы булган, Сез, укытучылардан, белем һәм тәрбия алган. Һәр кешенең тормышта ирешкән барлык уңышларының нигезе мәктәптә салына», — дип ассызыклады Фәрит Хөснуллин.
Котлауда районда мәгариф өлкәсен үстерү өчен башкарылган эшләргә дә тукталып үтелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән уку йортлары капиталь ремонтлана, инфраструктура яңартыла һәм матди-техник база ныгытыла.
«Без дә, үз чиратыбызда, укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен тиешле чараларны булдырырга, укытучыларга, яшь белгечләргә булышлык күрсәтергә тырышабыз», — диде район башлыгы.
Сүзенең ахырында Фәрит Хөснуллин укытучыларга һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, укучыларының һәм әти-әниләрнең даими рәхмәтен тоеп яшәүләрен теләде.
Нет комментариев