САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дамир абый юбилеен бәйрәм итә

-

Бүген республикабызның күренекле шәхесе, Сарманда яшәп иҗат итүче шагыйрь, галим, робагыйлар остасы, публицист Гарифуллин Дамир Хәйрулла улы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Хөрмәтле Дамир Хәйрулла улы! Сез бөтен гомерегезне иҗатка багышладыгыз, югары дәрәҗәләргә ирештегез һәм халкыбызның горурлыгы булып торасыз. Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗатыгызда зур уңышлар телибез. Киләчәктә дә хәерле һәм бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын. Якыннарыгыз янәшәсендә тормышның һәр мизгеленә сөенеп, әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын тоеп, шатлык-куанычларга уралып яшәргә язсын. 
Зур хөрмәт белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев