САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Аграр көллият карлыгачларын очырды

-

Аграр көллият карлыгачларын очырды 

Бүген район мәдәният йортында 130га якын Сарман аграр көллиятен тәмамлаучы егет һәм кызга һөнәри белгечлекләре буенча дипломнар тапшырылды. Бүгенге көндә егетләрнең шактые хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына киткәннәр. 

Иң элек чарада катнашучыларны – кунакларны, әти-әниләрне, укучыларны көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов сәламләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм шәхсән үз исеменнән тәбрик сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчсе урынбасары Индира Сәхипова җиткерде. “Агрокөч” җәмгыяте генераль директоры урынбасарлары Альберт Шәрипов, Самат Мәүлетов, Казан аграр университет доценты Нияз Вафин һәм башкалар да чыгарылыш төркем укучыларына изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсимә Зыятдинова, Рәмзия Салихова, Миләүшә Гайнетдинова, барлык әти-әниләр исеменнән чыгыш ясап, көллият коллективына рәхмәт әйттеләр. Укучылар исеменнән сүз көллиятне кызыл дипломга тәмамлаган бердәнбер студент, район-республикакүләм генә түгел, Рәсәйдә танылган Газинур Гайнетдиновка бирелде. 

Көллият бүген карлыгачларын очырды. Бу сүзләр очраклы гына түгел, чөнки кулларына белгечлек дипломы алган укучылар тырыш хезмәт белән эшләргә, үз тормышларын, ояларын корырга, киләчәкләрен төзергә сәләтле кадрлар булып чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев