Югалган сабыйның мәетен спорт сумкасы эченнән табалар
Мәскәү өлкәсендә тимер юл буенда яткан спорт сумкасы эченнән 5 яшьлек кыз бала мәете табалар.
Аңарчы сабый йорт янындагы уен мәйданчыгыннан юкка чыккан була.
Уйнарга чыккан бала кич белән дә өенә кайтмагач, якыннары полициягә хәбәр итә. Икенче көнне иртән Серпуховта сумка эчендәге шушы куркыныч табылдыкка тап булалар.
Хәзер урында криминалист һәм тикшерүчеләр төркеме эшли. Суд-медицина экспертизасы баланың ничек үлүен ачыклаячак, дип яза ntr-24.
Чыганак һәм фото:http://matbugat.ru/news/?id=22988
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев