Тукай районында, өстенә автомобиль төшеп, ир-ат һәлак булган
Фаҗига 21 нче июль көнне кич Бәтке бистәсендә булган.
Татарстанның Тукай районында машинасын ремонтлаган вакытта ир-ат һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәтке бистәсендә ремонт вакытында домкрат ычкынып, ремон ясаучы ир-ат машина астында калган.
Эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре ир-атның мәетен машинаны “КАМАЗ” белән күтәртеп чыгарганнар.
Фото һәм материал:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/22/168325/ алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев