Төркиягә ял итәргә барган татарстанлы тәрәзәгә кысылып үлгән
Хәвеф-хәтәр

Төркиягә ял итәргә барган татарстанлы тәрәзәгә кысылып үлгән

Турист кунакханәдә ял итә торган булган.

Бәхетсезлек очрагына эләккән ир-атның кызы сүзләренчә, аларның номеры мансарда астында булган. Бүлмәдә автоматик рәвештә ябыла торган тәрәзә урнаштырылган.

Бер мизгелдә тәрәзә ябылган һәм ир-егет кысылып үлгән.

  “Тәрәзә төзек түгел иде. Шуңа да ул бернәрсә дә эшли алмады һәм буылып үлде”, - дип сөйләгән зыян күрүченең кызы.  

ЧЫГАНАК


Нет комментариев