САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Петровский Завод авыл җирлеге депутаты юл һәлакәтендә һәлак булган

-

Алан авылында яшәүче Александров Валентин Алексеевич гаиләсенә авыр кайгы килгән.

Кичә, 16 декабрь көнне, җирлек депутаты, хәрби хезмәт срогы тулу сәбәпле, оныгын каршы алырга Самара өлкәсенә бара. Кайтканда, алар юл фаҗигасенә очрыйлар. 31 яшьлек Jeep Grand Cherokee машинасы йөртүчесе, һава торышы начар булу шартларында да, юл йөрү кагыйдәләрен үтәми һәм каршы як хәрәкәте полосасына чыга. Нәтиҗәдә безнең райондашыбыз идарә иткән Renault Sandero автомашинасына килеп бәрелә. Юл һәлакәтенең ахыры фаҗигале тәмамлана.

Валентин Александров, аның армия хезмәтеннән кайтып килүче оныгы Юрий Валерьевич һәм каршы алырга барган дус егете авария урынында һәлак булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

14

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев