Хатынын көнләгән исерек ир балалар бакчасына ПЫЧАК күтәреп килә
Хәвеф-хәтәр

Хатынын көнләгән исерек ир балалар бакчасына ПЫЧАК күтәреп килә

Чаллыда росгвардиячеләр балалар бакчасына мөнәсәбәтләрен ачыкларга килгән исерек ир-атны тоткарлаган.

«17 октябрьдә, Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектындагы балалар бакчасыннан сигнал килеп ирешә.  Балалар учреждениесе каравылчысы бина эченә кулына пычак тоткан билгесез ир-ат керүен әйтте»,-дип хәбәр итә Росгвардия матбугат хезмәте.

Берничә мизгелдән росгвардиячеләр куркыныч кунакны тоткарлый Аның үзе белән пычак һәм газ баллоны булган

 

Билгеле булганча, исерек ир-ат балалар бакчасында эшләүче хатынын көнләп, балалалар бакчасына пычак һәм газ баллоны белән мөнәсәбәтләрен  ачыкларга килгән була.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: пресс-служба Управления Росгвардии по РТ

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/khatynyn-knlgn-iserek-ir-balalar-bakchasyna-pychak-ktrep-kil


Нет комментариев