Бала төнлә 12нче каттан егылып төшкән
Уфада 22 март кичендә Энтузиастлар урамындагы 13нче йорт тәрәзәләре астында бала табылган.
Ул биеклектән егылганда характерлы җәрәхәтләр алган. Малайның 12 каттагы фатирда яшәве билгеле. Булган хәл турындагы хәбәр шәһәрнең мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә 23 сәгать тирәсендә кергән.
Урынга башкаланың ашыгыч хезмәтләре чыккан.
"Килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы 6 яшьлек малайны дәвханәгә китергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт вакытында бала өйдә үзе генә булган", - дип хәбәр итәләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Әлеге хәл әти-әниләрне янә уяу булырга чакыра. Балаларыбызның гомере өчен җаваплы булуыбызны онытмыйк. Чыганак
Фото: pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев