Авариядә бер райондашыбызның гомере өзелгән
.
Юл-транспорт һәлакәтләренә килгәндә, өч айда республика юлларында 573 авария теркәлгән, аларда 52 кешенең гомере өзелгән, 740 кеше төрле дәрәлҗә тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, төп күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә.
Ә район территориясендә, ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, өч айда 1 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда кеше гомере өзелү фактлары булмаган, 2 кеше тән җәрәхәтләре алган. Ләкин апрель ае күңелсез хәбәр алып килде. 23е көнне Зур Нөркәй-Кадрәк юлында 68 яшьлек машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл кырына әйләнә. Машина йөртүче урында ук һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев