САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк даруханә поликлиника белән бер көннәрдә эшли

.


Сарман халкы бәйрәм, ял дип тормый, иртә тора икән, җәмәгать. Бүген 8.00 сәгатьтә үк Ленин урамындагы даруханәләр, кайбер оешмаларның ишек төпләрендә өр-яңа эзләр күренә иде. Шуңа күрә бәйрәм ялларында халыкка кирәкле оешмаларның ничек эшләве кызыклы булыр. Үзәк даруханә үзәк поликлиника белән бер көннәрдә – 3 һәм 6 январьдә иртәнге 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Бездән саклык банкы турында сораучылар да булды. Ул ялларда эшләми, клиентларны 10 сы гына кабул итә башлый. 
3 январь көнне поликлиника исә иртәнге 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Бу көнне авыруларны педиатрия участогы, гомуми гамәли табиблар кабул итәчәк, процедура, хирургия, стоматология, хатын-кызлар консультациясе, прививка, ташламалы рецепт, хезмәткә яраксызлык кәгазе язу кабиетлары эшләячәк. 4, 5 январь көннәрендә поликлиника ял итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев