Сарманлылар Әбүзәр Габдрахманов белән очраштылар
28 нче декабрьдә “Сарман таңнары” әдәби-иҗат берләшмәсе якташыбыз, Азалакта туып үскән рәссам Әбүзәр Габдрахманов белән очрашу уздырды.
Бу чара сәнгать мәктәбендә булды.
Кичә Әбүзәр Рәүф улының иҗатын чагылдырган видеоны карау белән башланып китте. Аны бу кичәне оештыруга күп көч куйган берләшмә җитәкчесе Рәйхана Мирсәетова ясаган.
Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаган рәссам үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Әбүзәр Габдрахманов күп еллар КамАЗ да, художник-бизәүче булып эшли, аннан үз эшен ачып җибәрә. Чаллыда үз остаханәсе бар. Ул күбрәк табигатьне сурәтләү белән мавыга. Картиналарынннан туган якның урман-болыннарын, Минзәлә буйларын танырга була. Әбүзәр Рәүф улының әле шушы көннәрдә генә Казанда рәсем күргәзмәсе узды.
Кичәдә аңа күп кенә сораулар да бирелде. Мөслимнән килгән рәссам Рәйхан Хантимеров, үзе дә Ленинногорскида укыган Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Расиха Хәмидуллина бергә укыган елларын искә төшерделәр. Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов авылдашы турында җылы сүзләр әйтеп, иҗатында уңышлар теләде. Берләшмә членнары Айсылу Кәлимуллина, Гөлнара Якупова-Мөхәммәтдинова, Рафис Мусин, Роза Шәйгарданова, Әнисә Минһаҗева, Гөлфирә Сафина, Булат Шәймәрданов, Альбира Шәрифуллина, Гөлгенә Мәрдәмшина, Илшат Шәйгалләмов, Анна Гомәрова, Азалактан укучы Адилә чыгышлары залдагыларга бик ошады. Кичәне бик матур итеп Фирдания Гәрәйханова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев