САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатлар махсус операциядә хезмәт итүчеләрне рухландыра

Махсус операциядә хезмәт итүче якташларыбызга район халкы да теләктәшлек белдерә. Аларның хәлләре белән кызыксынып, әледән-әле гуманитар ярдәм җибәреп тора.

Олысы-кечесе матди гына түгел, рухи яктан да ярдәм күрсәтергә тырыша. Шушы көннәрдә Өч-Өйле Саклау авылы клубы мөдире Резидә Таҗетдинова студент яшьләр һәм Саклаубаш мәктәбе укучылары белән шундый чара үткәргән – алар бергәләп махсус операциядә хезмәт итүчеләргә хатлар язганнар.
Төркемдәшләребез игътибарына алардан юллар тәкъдим итәбез.


Исәнме, солдат! Минем исемем Айгөл. Мин 7 сыйныфта яхшы билгеләргә генә укыйм. Сиңа сәламәтлек, уңышлар телим. Без – сезнең белән.

Кадерле солдат! Сезгә җиңел түгел икәнлеген аңлыйбыз. Ватанны яклаганыгыз, безнең якты киләчәгебезне, аяз күгебезне саклаганыгыз өчен зур рәхмәт. Диләрә Гайнетдинова, студент.

Сезнең батырлыгыгыз һәм тырыш хезмәтегез өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт белдерәм. Без тыныч тормышта яшибез, өстәлдә ризыгыбыз, кияргә киемебез бар. Бүгенге көндә барыбызны да уртак теләк берләштерә – дөньяда тынычлык урнашса иде. Аделина Нуриәхмәтова, студент.

Исәнме, солдат! Хәлләрең ничек? Минем барысы да яхшы. Синең дә исән-сау әйләнеп кайтуыңны теләп калам. Илфар Ямалетдинов, 8 сыйныф укучысы.

Саклыйсың син туган җиребезне,
Саклыйсың син газиз халкыңны.
“Ни хәлләр соң, батыр егет?” – диеп
Башлыйм әле сиңа хатымны.
Ил өчен көрәшүегез, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бездән теләк – исән-сау булыгыз. Без сезнең тизрәк җиңеп кайтуыгызны теләп калабыз. Зәмирә Җамалетдинова, 6 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев