Хәбәрләр

Татарстанда бер атна эчендә янгыннарда 4 кеше һәлак булган

31 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Татарстанда чыккан янгыннар нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, тагын алтысы имгәнгән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә. Коткаручылар ут эченнән җиде кешене эвакуацияли алган.

Россия ГТХМенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгыннарның төп сәбәпләре — электр үткәргечләреннән файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, шулай ук мич һәм морҗа җиһазларының төзек булмавы.

Коткаручылар балаларны күзәтүчесез калдырмаска һәм аларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга киңәш итә. Шулай ук җылыту, газ һәм электр приборларының төзеклеген күзәтеп торырга, йортның электр челтәрен тикшерергә кирәк. Янгын очрагында кичекмәстән «101» номерына шалтыратырга кирәк.


Нет комментариев