САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Соданың файдасы нидә?

Бакчачылар үсемлекләр авырмасын, яшелчә һәм җиләк-җимешләр мул уңыш бирсен өчен халык ысулларын кулланырга ярата. Мәсәлән, аш содасын.

Бакчачыларга файдалы киңәшләр биргән мәгълүмат арасында еш кына аш содасының файдалы үзлеге турында да язалар. Әйтик, помидор куагы төбенә сода эремәсе сипсәң, җимеше күп һәм татлы була икән, диләр. Бу чыннан да шулаймы?

Әлеге сорауга «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы аңлатма бирә. Белгечләр аңлатмасы буенча, аш содасы помидор тәменә берничек тә йогынты ясамый. Помидор тәменә аның составындагы шикәр һәм кислоталар күләме йогынты ясый. «Нишләп соң бакчачылар, сода куллангач, помидор баллы булды, дип әйтә?» – диярсез. Җавап химиягә кайтып кала. Аш содасы яки натрий бикарбонаты – ул селтеле матдә, димәк, кислотаны нейтральләштерә. Әйтик, содалы эремәне бакчадагы үсемлекләр төбенә салсагыз, туфракның әчелеген киметәчәксез, шул рәвешле үсемлеккә туфрактан файдалы матдәләрне үзләштерергә булышасыз. Нәтиҗәдә уртача әчелектәге туфракта үскән помидорлар тәмлерәк булачак. Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: сода помидорга шикәр өстәми, ә туфракның әчелегенә тәэсир итә. Ягъни, әгәр туфрак артык әче икән, андый җирдә үсемлекләр начар үсә, үзләренә кирәкле матдәләрне үзләштерә алмый. Шуңа күрә түтәлләргә сода эремәсе сибү ысулы бик әче туфракка гына туры килә.

Ләкин сода белән мавыгырга ярамый – зур күләмдәге натрий туфракка зыян сала һәм җимешләрнең өлгерүен тоткарлый.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев