Ә сез Май чабуны бәйрәм итәсезме, дуслар?
Май чабу атнасы ахырына якынлаша. Йола буенча, сез, кадерле дуслар, атна буе коймак пешергәнсездер.
Бу якшәмбедә – бәйрәмнең җиденче, ягъни соңгы көне. Бу көнне православие динендәгеләр бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек Бөек пост белән алмашына.
Ә сез Май чабуны бәйрәм итәсезме? Комментарийларда калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев