САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлыларны Саратовка кабат чакырып калдылар

Кичә – 1 июнь көнне Саратов өлкәсенең Усть-Курдюм авылында Идел елгасы ярында татар халкының яратып көтеп алган милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде.

Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман районы делегациясе һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов катнаштылар. Сабантуйдан Башкортостан республикасы, өлкәнең муниципаль берәмлекләре, милли-мәдәни, ветераннар оешмалары, Иҗтимагый палатасы вәкилләре дә читтә калмадылар. Ә милли бәйрәмебезне Саратов өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе оештырган иде.
Сарманлылар Сабантуй халкын Сарман чәкчәге һәм күпереп пешкән икмәк белән каршы алдылар. Аларны кунакларга һәм бәйрәмдә катнашчыларга Илгиз Вәлиев һәм Кристина Әхмәтова тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм халкын иң элек өлкә губернаторы исеменнән өлкә Хөкүмәте Рәисе урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Роман Ковальский тәбрикләде, иң яхшы агросәнәгать хезмәтчәннәренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук өлкә Сабан туен оештыру комитеты рәисе Мөхәммәд Мадъяров һәм һәм өлкә мөфтие Кузахмәтов Рәсим-хәзрәт сәламләделәр.
Соңыннан Сабантуй флагы күтәрелде.
Фәрит Хөснуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын, үз исеменнән матур теләкләрен җиткерде.
Соңыннан сәхнә Саратов өлкәсе, Татарстан һәм Башкортостан республикалары сәнгать осталарына бирелде. Сарманлыларның, аерым алганда, Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең “Жасмин” бию коллективы, “Шатлык” вокаль, Җәлил музыка мәктәбенең “Өмет” гармунчылар ансамбльләре (җитәкчесе – Рәмзия Йөзлебаева), баянчы – Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Ленар Нургалиев һәм җырчы Ильмир Сәхәбетдинов, республикабызның талантлы җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башкаларның чыгышларын тамашачылар яратып тыңладылар. Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан башкарылган кул эшләре күргәзмәсе яныннан да халык өзелмәде. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре оештырган көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу һәм башка уеннарда да актив катнаштылар, аларны сорый-сорый кабатлаттылар. Сарман чәкчәген дә бик яратып алдылар.
Районыбыз сәнгать осталарының концерт программасын Ильмира Салихова алып барды, күргәзмәдә Алия Шәйхеразыева эшләде, уеннарны Гөлназ Латыйпова, Рәмзия Йөзлебаева, Диләрәм Ишанова оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев