Сарманда Үзәк чыршы урнаштыралар
Хәбәрләр

Сарманда Үзәк чыршы урнаштыралар

Яңа ел җитәргә бер ай вакыт калып бара, дуслар.

Ә табигатьнең – үз кануннары: кыш әле иренеп кенә атлый. “Кар, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә”, - дип җырлыйсы килә. Хәер, Аллаһ Тәгаләне узып, берни дә эшләп булмый. Кары да явар, бәйрәме дә җитәр. Иң мөһиме: ил-көннәребез тыныч, елларыбыз имин булсын. Яңа елга зур ышаныч-өметләр белән аяк басыйк. 
Район үзәгендәге ял паркына Үзәк чыршыны урнаштыралар инде. Бәйрәм бизәкләре дә көйләнә. Ә Җәлилдә кичләрен мәдәният сарае алды мәйданчыгы төрле-төрле утлар яктысында бәйрәм итәргә чакыра.


Нет комментариев