Сарманда «Татар сүзе. Илаһи сүз хозурында» бәйгесенең Гала-концерты узачак
Узган атнада район мәдәният йортында “Татар сүзе. Илаһи сүз хозурында” районкүләм нәфис сүз бәйгесенең сайлап алу туры үтте.
Әлеге бәйге, республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәме белән уздырыла.
Бәйгенең максаты – татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту.
Бәйгедә катнашкан 60 конкурсантның сайлап алу туры аша үткәннәре 20 апрель көнне Гала-концертта чыгыш ясаячак. Башлану вакыты – 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында. Керү – ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев