САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда яшь профессионаллар осталыкларын күрсәтәләр

Бүген Сарманда «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының региональ этабын ачып җибәрделәр.

Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф, инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Ленар Зәйнуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, WorldSkills халыкара эксперты Валерий Левин, бәйгедә күп җиңүләр яулаган якташыбыз — көллиятнең дүртенче курс студенты Газинур Гайнетдинов катнаштылар. Алар бәйгедә катнашучыларны сәламләделәр, аларга уңышлар теләделәр. Тантаналы рәвештә ант биргәннән һәм кечкенә генә концерт программасын карап киткәннән соң, ярышта катнашучылар эшкә керештеләр.
Алар «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» компетенциясендә көч сынашалар. Моның өчен берничә төрле модуль каралган. Ярышлар өч көн дәвамында барачаклар. Сарман аграр көллияте данын беренче курс студенты Булат Миңниханов яклый. Шулай ук район мәктәпләре укучылары өчен һөнәри ориентация дә оештырылды.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев