САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда ярминкә гөрләде

Бүген Сарманда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.

Авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, аерым эшмәкәрләр әзерләгән сату нокталарында ниләр генә юк иде! Үзләре җитештергән ризыклардан – яшелчә, җиләк-җимеш, төрле төрдәге ит һәм сөт ризыкларыннан башлап үзләре пешергән тәм-томнарга кадәр. Шулай ук яшел тәмләткечләр, дару үләннәре һәм үлән чәйләре, бал һәм башкаларны да сатып алырга мөмкин иде. Сату нокталары яныннан халык өзелмәде.
Ярминкә белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышып чыкты, товарлар, аларның бәяләре белән кызыксынды, эшмәкәрләр һәм халык белән аралашты.
Районның мәдәният хезмәткәрләре сатып алучыларны җыр һәм биюләр белән каршы алдылар, күтәренке кәеф бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев