Сарман районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр
Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.
ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.
Сарман халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме
https://vk.com/public192401455
|
Сарман районы башлыгының пресс-сәркатибе Алина Алиуллина Дәүләт пабликларының халык өчен өстенлекләре турында сөйләде:
– «Дәүләт паблигы»ның нәрсә икәнлеге исеменнән үк күренеп тора. Ул дәүләт/муниципаль органының социаль челтәрләрдәге төркеме. Беренче чиратта паблик районда яшәүчеләрне һәм аның кунакларын актуаль мәгълүмат белән таныштыра. Ул, район башлыгына шәхси кабул итүгә язылып, бер ай эчендә җавап көткәнче, үзеңә кирәкле сорауны язып кына җибәреп булуы белән уңайлы. Бу очракта барысы да тизрәк хәл ителә, – диде ул.
Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.
#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев