Сарман районы аша марш-бросок узды
.
Бүген районның Яңа Имән, Күтәмәле, Иске Кәшер, Морбаш авыллары аша марш-бросок узды. Ул Әлмәт районының Салкын Алан авылында башланган hәм Зәй районының Апач авылында төгәлләнәчәк.
- 2025 елны Рәсәй Президенты Владимир Путин hәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан сакчысы елы дип игълан иттеләр. Шул уңайдан төрле чаралар планы билгеләнде, марш-бросок уздыру тәкъдим иттеләр. Безнең юлга чыгуның максаты да Җиңү акцияләренә кушылу булды. Миңа тормыш иптәшем Саҗидә, сеңлем Әлфия дә кушылдылар. Без, авылларда туктап, зиратларда булабыз, әби-бабайларга дога кылабыз, - диде Салкын Аланның "Хикмәт" мәчете имам-хатыйбы Илдус Мирза улы Маликов.
Без мосафирлар белән Морбаш авылы мәчетендә очраштык. Аларның, авылга кереп, гыйбадәт йортына таба атлаулары иде. Илдус хәзрәт барлык араны җәяү узса, юлдашлары кайда җәяү, кайда машинада үтәләр.
- Иске Кәшердән Морбашка кадәр юлда бик күп машина йөртүче туктап, утырырга тәкъдим иттеләр, рәхмәт яугыры, - диде марафончы.
Аларны Морбашның имамы Наил хәзрәт Шириев каршы алды.
Илдус Маликов - татар милләте тарихында уникаль шәхес. "Морж", «железный человек» титулларына ия. Ул салкын суда йөзү буенча дөньякүләм ярышларда дүрт мәртәбә югары күрсәткеч - дөнья рекорды куя, Гиннеслар китабына кертелә. Берләшкән милләтләр оешмасына да быел 80 ел тула. Ә Илдус хәзрәт - аның тынычлык hәм дуслык илчесе.
Бу уникаль шәхес хакында тулырак "Сарман" газетасының алдагы саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев