Сарман аграр көллиятендә Ачык ишекләр атналыгы үтә
Хәбәрләр

Сарман аграр көллиятендә Ачык ишекләр атналыгы үтә

Һөнәри ориентация эшчәнлеге кысаларында Сарман аграр көллиятендә Ачык ишекләр атналыгы бара.

Бу атнада уку йортына район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфлары укучылары киләләр. Алар аның материаль-техник базасы, көллиятнең музее, китапханәсе, медицина пункты, уку кабинетлары белән танышалар, ашханәдә тәмле ризыклар ашыйлар, үзешчәннәр чыгышларын карыйлар. 
Фотолар – Сарман аграр көллиятенең ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркеменнән.


Нет комментариев