Сарман аграр көллияте студентлары республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар
Хәбәрләр

Сарман аграр көллияте студентлары республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар

26 сентябрьдә Казанда Республика Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә студентлар арасында автотранспорт йөртү осталыгын бәяләү буенча «Автосессия-2024» республика бәйгесе үтте.

Сарман аграр көллиятенең 4 курс студентлары Вилдан Гайнуллин, Рамил Бигимов, Айнур Мордагалиев, район данын яклап, бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар һәм командалар арасында беренче унлыкка керделәр. Көллият командасы егетләре (җитәкчеләре – Марсель Сәетшин) Мактау грамоталарына һәм акчалата бүләкләргә лаек булдылар.


Нет комментариев