САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Саклаубаш балалары тәмле итеп пешерәләр дә, рәсем дә ясыйлар

Саклаубаш гаиләләре бар эшкә дә осталар.

Россиядә Гаилә елы уңаеннан, районыбызның мәдәният учакларында аңа багышланган чаралар күп үтә. Шушы көннәрдә Саклаубаш авылы мәдәният йортында да “Минем гаиләм – аннан кадерлерәк нәрсә бар?” дигән тематик кичә үткәрелде.
– Анда Алмаз һәм Алсу Миңнуллиннар белән Раяз һәм Миләүшә Сабировлар гаиләләре катнашты. Алар “Яшәгән, ди, әкияти гаиләләр”, “Оста куллар”, “Үз балаңны таны”, “Кечкенә пешекчеләр” һәм башка конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалар әти-әниләренең һөнәрләре, гаиләнең кызыклы мавыгулары һәм шөгыльләре турында сөйләделәр, гаилә турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, дип хәбәр итте Саклаубаш авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Гаттарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев