“Шәфкать”леләр “Сарман” газетасына һәрвакыт бердәм язылалар
Хәбәрләр

“Шәфкать”леләр “Сарман” газетасына һәрвакыт бердәм язылалар

Сарманның “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы бар эштә дә бердәм.

Алар элек-электән “Сарман” газетасына да беренчеләрдән булып язылалар. Тугры абунәчеләребез 2025 елның 1 яртыеллыгы өчен дә вакытлы матбугатка язылырга өлгерделәр. Шушы көннәрдә үзәктә “Абунәче көне” үткәрелде. Аның кысаларында 41 хезмәткәр “Сарман”га язылды. 
- Авыллардагы социаль хезмәткәрләребез дә газетаны бик теләп алдыралар. Өлкәннәр белән эшләүчеләргә яңалыклар, район тормышын белеп тору аеруча мөһим, - диде үзәк җитәкчесе Ландыш Мөхлисуллина.


Нет комментариев