САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: Гаиләләргә ярдәм итү - безнең эштә үзгәрешсез өстенлек

Гаиләләргә ярдәм итү – дәүләтнең эшчәнлегендә иң мөһим өлкәләрнең берсе.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

«Ватан көче, җәмгыятебезнең нигезе – традицион гаилә кыйммәтләрендә. «Гаилә бәхете – ил бәхете», – ди халык. Безнең гаиләләр ныграк булган саен, илебез дә ныграк, дигән сүз. Бары тик тату гаилә генә мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милләтара дуслыкны саклау нигезе булып тора. Илебезнең һәм республиканың ышанычлы киләчәге булган балалар нәкъ шундый гаиләдә тәрбияләнә», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Мисал буларак ул хезмәт династияләрен китерде. Генерал-майор Бородин гаиләсе, династияләре белән табиб булып эшләүче Мушарапов-Зариповлар, укытучы Сабировлар, КАМАЗда хезмәт куючы Гайфуллин-Сафиннарның династиясе, Шәрәфиевләрнең спорт династиясе искә алынды. Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

К

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-gailalarga-yardam-itu-beznen-esta-uzgaressez-ostenlek-5893927

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев