САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Роспотребнадзор»: Сәүдә үзәкләре ябылмаячак, эшләячәкләр

Ләкин саклык чаралары үтәлергә, дистанция сакланырга тиеш.

«Чиратта торасың икән, 1,5 метр дистанция сакланырга тиеш», — диде Любовь Авдонина. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе сәүдә үзәкләренә ашыгып бармаска киңәш итте. « Сәүдәүзәкләре  ачылды да , бөтен кеше шунда агылды, чиратлар хасил булды. Алар ябылмаячак, эшләячәкләр», — диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Ул коронавирус таралу белән бәйле рәвештә чикләү чараларыннан соң, сәүдә үзәкләре  ачылгач , күпләп чиратлар барлыкка килүгә фикерен әйтте. «Димәк, сәүдә үзәкләре таләпләргә буйсына, 4 квадрат метрга 1 кеше туры килергә тиеш. Кечкенә залларга кеше күпләп керергә тиеш түгел, гадәттә, 3-5 кеше була залда. Тышкы яктан да кеше өелеп торуы дөрес түгел, кеше күп икәнен күрәсең икән, башка кибеткә кереп торырга, я башка вакытта килергә була бит. Бу сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен кирәк», — диде Любовь Авдонина. Ул халык профилактика чараларын контрольдә тотарга тиешлеген искәртте. «Чиратта торасың икән, 1,5 метр дистанция үтәлергә тиеш», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев