Резиденция көн саен кунаклар кабул итә
Сармандагы үзәк Ял паркындагы Кыш бабай резиденциясе каникулларда балалар авазыннан тынып тормады.
5 гыйнвар көнне анда Сарысаз-Тәкермән һәм Иске Имән авыллары балалары булдылар.
– Икенче ел рәттән авылыбыз балалары Кыш бабай резиденциясендә кунакта булдылар, аңа һәм Кар кызына үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, тау шудылар, бик җылы тәэсирләр белән кайттылар. Кыш бабай янына керер алдыннан, мультфильмнар да карадылар, – дип хәбәр итте Сарысаз Тәкермәннән Гөлназ Гыйльманова.
Шунысын да әйтергә кирәк, мәдәният бүлеге тарафыннан балаларны резиденциягә алып бару да оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев