Районда “Яшел фитнес” республика спорт фестивале оештырылды
Хәбәрләр

Районда “Яшел фитнес” республика спорт фестивале оештырылды

Әлеге фестивальнең максаты – халык арасында популярлык казанган җәмәгать киңлекләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле спорт чаралары уздыру.

“Яшел фитнес” – иҗтимагый-спорт хәрәкәте. Ул районда “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә узды. Укучылар, үзен яшьлек ритмында тоючы райондашлар, бу көнне фестивальдә катнашып, яхшы кәеф, тагын да күбрәк яшьлек дәрте алдылар. 
Альбина Сабирова язмасы, Илназ Дәүләтбаев фотолары.

 


Нет комментариев