Районда этнографик диктант язачаклар
Бүген “Зур этнографик диктант” Халыкара акциясе уза.
Аны көнчыгыш регионнарда яздылар инде. Районда диктант язу мәйданчыклары булып Сарман урта мәктәбе һәм Җәлил бистәсенең 2 нче санлы мәктәбе тора. Теләгән һәркем 10.00 сәгатьтә шунда барып, үз белемнәрен тикшерә ала. Бүген андый мөмкинлеге булмаганнар өчен 4 ноябрьгә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн-тестлаштыру оештырыла. Тестларның җаваплары шул ук сайтта 10 ноябрьдә урнаштырылачак. Акция халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев