САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз кунагы ярминкәдә катнашты

Бүген район үзәгендә, Җәлил поселогында, авылларда язның күңелле бәйрәме — Май чабуны билгеләп үтәләр.

Матур җырлар, дәртле биюләр, төрле уеннар чарада катнашучыларның кәефен күтәрә, бәйрәм рухы өсти. Теләгәннәр коймак һәм чәй белән сыйлана. Бәйрәмнең кульминацион өлеше, мөгаен, яхшы теләкләр теләп, карачкы яндырудыр.
Сарман урта мәктәбе территориясендә Майчабу уңаеннан ярминкә оештырганнар. Анда укучылар үз куллары белән ясалган эшләнмәләр, пешерелгән ризыклар белән сәүдә иттеләр. Бәйрәм кунаклары — район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова да укучылар сәүдәсенә үз өлешләрен керттеләр.

— Афәрин, укучылар булдыралар, активлар. Тырышканнар, тәкъдим итә дә, сата да беләләр, — диде Җәүдәт Миргаҗәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев