Районда поши бәрдергәннәр
Хәбәрләр

Районда поши бәрдергәннәр

Машина салонында булган кешеләргә зыян килмәгән.

Кичә кич белән Сарман-Яр Чаллы юлында, Шыгай авылы тирәсендә, җиңел машина йөртүчесе пошины бәрдергән. 

Машина салонында булган кешеләргә зыян килмәгән, ә хайван үлгән. Кичке вакыт һәм «Кыргый хайваннар» дигән юл билгесе булуга карамастан, йөртүче тиешле тизлекне сакламаган. Нәтиҗәдә ул машинаны рәтләргә дә, штраф түләргә дә мәҗбүр булачак.


Нет комментариев