САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда юл хәрәкәте иминлеге аларның торышына да бәйле

Юл иминлеге һәрвакыт актуаль мәсьәлә булып кала.

Шул уңайдан районда махсус муниципаль программа эшләп килә. Ул агымдагы елда да үз көченә ия.
Программа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чараларын тормышка ашыру турында»гы 1250 санлы карары нигезендә эшли.

– Программаны тормышка ашыру кысаларында районга 3 миллион 600 мең сумнан артык акча бүленеп бирелде. Бу җирле юлларда аварияләр, аларда һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр, шул исәптән – балалар катнашындагы һәлакәтләр санын киметергә, җирле һәм региональ әһәмияткә ия юл участокларына карата аварияләрне киметү буенча чаралар башкарырга, заманча техник чаралар белән җиһазландырылган җәяүле кичүләр санын арттырырга мөмкинлек бирер, дигән ышаныч бар, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев.

Күпчелек очракта юл һәлакәтләре транспорт белән спиртлы эчемлекләр кулланган халәттә идарә итү, тиешле тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу кебек юл кагыйдәләрен бозулар аркасында килеп чыга. Кызганычка каршы, кеше факторы һаман да зур роль уйный.

– Соңгы елларда районда да автопарк тиз темплар белән киңәя бара. Юл хәрәкәтенә күпләп яңа машина йөртүчеләр өстәлүе аның характеристикасын шактый үзгәртте һәм шартларны авырайтты: транспорт агымы тыгызлашты, район үзәгендә, территориаль юлларда хәрәкәт көчәйде. Күрәсез, проблема социаль-икътисади яктан да бик мөһим, аны чишүгә җирле хакимиятнең, үзидарә органнарының гына түгел, җәмгыятьнең дә кушылуы таләп ителә. Дәүләт ярдәме юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен тагын да нәтиҗәлерәк башкарып чыгарга булыша, – диде Фәндәс Әнәс улы.

Җитәкче сүзләре буенча, программа кысаларында кышкы вакытта тротуарларны кардан чистартуны ныклы контрольгә алу, белем бирү учреждениеләрендә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне аерым фән буларак кертү, күпфатирлы йортларда иминлекне пропагандалаучы баннерлар урнаштыру кебек тәкъдимнәр кертелде.

– Ел дәвамында Сарман, Яңа Әхмәт, Петровский Завод, Ләке, Әлмәт авылларында урамнардагы, фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрендәге юллар ремонтланачак. Шундый ук эшләр Җәлил поселогында һәм районга караган юлларда да башкарылачак. Сарман, Каташ-Каран, Күтәмәле, Югары Чыршылы, Илексаз авылларында юл билгеләре, җәяүле кичүе разметкалары урнаштыру да планга кертелгән, – дип өстәде ул.

Бу һәм башка мәсьәләләр узган атнада район Советының кече утырышлар залында үткән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында да каралдылар. Аны Фәндәс Вәлиев алып барды. Агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре буенча район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойловның, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкованың, «Татавтодор» җәмгыятенең Түбән Кама филиалы Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдиновның, «Татнефтедор» җәмгыятенең Азнакай автомобиль юллары идарәсенең Җәлил участогы начальнигы Илшат Галиәхмәтовның, Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы генераль директоры Данияр Баһмановның чыгышлары тыңланды. Утырыш барышында яшь мотоциклчыларга, самокатчыларга аеруча игътибарлы булу, юлларга разметка ясау һәм чокырларны ямау, әти-әниләр белән профилактик әңгәмәләр алып бару мөһимлегенә басым ясалды.

Илназ Сираев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев