Районда биш төрле коры аш әзерләнә
Районда волонтерлык хәрәкәте киң үсеш алган.
Махсус операциядә хезмәт итүче якташ ир-егетләребезгә ярдәмнең төрлесе күрсәтелә. Шуларның берсе – коры ашлар ясау.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне дә районда менә шундый изге эш белән истә калды. Бу көнне Җәлил поселогы волонтерлары сарманлыларны коры аш ясарга өйрәттеләр. Очрашу Сарман урта мәктәбендә булды.
– «Ярдәм – янәшә» волонтерлык төркеменә үз теләгем белән кушылдым. Башта без махсус операциядә хезмәт итүче егетләргә халыктан кирәк-ярак җыйдык. Аннан соң уйлаштык та, акча җыеп, маскировка челтәрләре үрә башладык. Бу эшләрне Җәлил поселогының ветераннар клубында аңа йөрүче апалар белән бергә башкарабыз. Хәзер исә коры ашлар ясыйбыз. Бүгенге көндә биш төрле – токмач, борщ, карабодай, дөге һәм борчак ашлары ясыйбыз, – ди җәлиллеләрнең оештыручысы Мәдинә Сабирова...
Язманы тулысынча газетабызның 8 ноябрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев