Быел районда нинди төзелешләр алып барылды?
Район үзәге, Җәлил поселогы, авыллар елдан-ел төзекләндерелә, халыкның яшәешен, тормышын уңайлы, матур һәм рәхәт итәр өчен яңа шартлар тудырыла. Узып баручы ел төзелеш эшләренә гаять бай булды.
Яңа социаль объектлар сафка басты, күбесе төрле программалар нигезендә яңарыш кичерде. Районда башкарылган эшләр – халык күз алдында.
Айрат Гайфутдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары:
- Агымдагы елда, республика программаларына нигезләнеп, бик күп эш башкара алдык. Сарман “Старт” чаңгы мәктәбе базасында балалар лагере өчен янкорма төзү планлаштырылган иде. Бүгенге көндә аның стеналары төзелеп, түбәсе ябылган, бүлмәләре бүленгән, идәнтүшәм, тәрәзә-ишекләр урнаштырылган. Хәзерге вакытта эчке ягы эшләнә. Эшчеләр электр, җылыту хуҗалыкларын көйлиләр. Җәлилдә ябык футбол манежы сафка басты. Район үзәгендә хәрби комиссариат, хастаханә, сәнгать мәктәбе, редакция, китапханә биналарында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Иске Имән, Рангазар авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, Күтәмәле, Яхшы Каран авылларында алар төзекләндерелде. Александровка, Мортыштамак, Иске Кәшер мәктәпләрендә ашханәләр яңартылды. Янурыста терлекчелек комплексы төзелде. Җәлилдә – 8, Сарманда алты күп фатирлы йортка республика программасы буенча ремонт ясалды. “Безнең ишегалды” программасы нигезендә Сарманда, Җәлилдә, Янурыста, Петровка Заводта, Нөркәйдә, Александровка авылларында 19 ишегалды яңа сулыш кичерде. Юллар торышын, электр хуҗалыгын, су белән тәэмин ителешне яңарту юнәлешендә дә күләмле эш башкарылды. Барлык эшләр өчен республикадан 3 миллиард сумнан артык күләмдә финанс ярдәме бүленде. Болардан тыш нефтьчеләр, “Агрокөч” грантлары хисабына башкарылган төзекләндерү эшләре дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев