САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Ана һәм бала, йөклелек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрелде

6 март көнне район Советының утырышлар залында «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл уздырылды.

Чарада «Умиление» гаиләне, аналарны һәм балачакны яклау үзәге вице-президенты Аида Фиогбе катнашты һәм «Плюс один» абортларны комплекслы профилактикалау проекты һәм всебеременным. рф проекты кысаларындагы эшчәнлек турында сөйләде. 
Түгәрәк өстәлне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова алып барды. Чарада катнашучылар аналарга һәм балаларга карата районның социаль сәясәте, гаилә тәрбиясе, халыкта әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, иртә йөклелек, аборт һәм аның катлауланулары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 
Иң элек үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы Замира Шокирова чыгыш ясады. Ул йөклелек һәм абортлар саны буенча соңгы 5-10 елда районда күзәтелгән динамика, балигъ булмаганнар арасындагы хәл турында сөйләде. Теманы Сарман аграр көллияте шәфкать туташы Альмира Тимофеева дәвам итте. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм иртә җенси мөнәсәбәтләрне профилактикалау» темасына чыгыш ясады. 
Иртә йөклелек — бүгенге заманда проблемамы яки нормамы? Бала иртә йөкле булса — нишләргә? Яшүсмерләр җенси мөнәсәбәтләр хакында мәгълүматны каян ала? Яшь гаиләләргә ярдәм программалары бармы?. Бу уңайдан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов чыгыш ясады. Район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт халыкта әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча дини оешмаларның эшчәнлеге турында сөйләде. 
Уллыкка-кызлыкка бала алган, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә бала тәрбияләү мәсьәләләре дә күтәрелде. Бу уңайдан район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Анна Хәсәнова чыгыш ясадылар.

Район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина гаилә һәм никах институтларының дәрәҗәсе турында сөйләде. Мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова бала тәрбияләүдә рухи кыйммәтләрне барлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев