Районда 93 яңа туган бала теркәлгән
Хәбәрләр

Районда 93 яңа туган бала теркәлгән

Районның загс бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан алып сигез ай эчендә 93 баланың тууы теркәлгән.

Аларның 52се – малай, 41е – кыз балалар. Барлыгы 68 никах теркәлгән. Бу саннарның артыграк булуы да ихтимал, чөнки район территориясеннән тыш булган балалар туу йортларында туучы балаларның, шулай ук читтә теркәлгән никахларның да булуы мөмкин.


Нет комментариев