САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда 114 укучы урта белем турында аттестат алды

Бүген районда чыгарылыш кичәләре үтә.

114 унберенче сыйныф укучылары зур тормышка аяк басалар. Тантаналы чара аграр көллиятне тәмамлаучылар өчен дә оештырыла.

Район мәдәният йортында үткән кичәдә Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясе, Петровский Завод, Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт, Зур Нөркәй, Саклаубаш урта мәктәпләре укучылары, аларның әти-әниләре, мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, якыннары катнаштылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова егетләргә һәм кызларга уңышлар теләде, алтын һәм көмеш медальләр ияләренә урта белем турында аттесттатлар тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыюга ирешүчеләр район башлыгы Фәрит Хөснуллинның акчалата бүләгенә лаек булдылар.

– Барыгызны да тормышыгыздагы мөһим вакыйга белән тәбриклим. Үзегез теләгән уку йортларына керергә, авырлыклардан курыкмаска телим, – диде Индира Рәис кызы.

Аннан соң сүз мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлевәгә бирелде.

– Ун укучыбыз – алтын, ундүрт кеше көмеш медальләргә лаек булдылар. Алар тапшырган унике бердәм дәүләт имтиханнарының җидесе буенча нәтиҗәләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булдылар. Өч укучы имтиханнарны йөз баллга тапшырдылар. Бу – район тарихында беренче очрак, – диде җитәкче.

Егетләрне һәм кызларны шулай ук мәктәп директорлары котладылар, аларга аттестатлар тапшырдылар. Сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр дә котлауларга кушылдылар. Традицион биюләр булды, «унберләр», мәктәп белән саубуллашу билгесе буларак, күккә төрле төсле шарлар очырдылар. Хәерле сәгатьтә, яшьләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев