Район халкы “Табигать могҗизалары” белән уртаклаша
Хәбәрләр

Район халкы “Табигать могҗизалары” белән уртаклаша

Кадерле дуслар!

Халкыбызда “Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер” дигән матур мәкаль бар. Көзге муллыкка ишарә бу. Табигать-Анабыз бик юмарт: ел саен диярлек бакчасында тырышып эшләгән кешегә уңышын мулдан бирә. Базларыбыз бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә һәм башка нигъмәтләр белән тула. Быел да, елы бик килеп бетмәсә дә, “Бәрәңгебез дә уңды, чөгендер-кишерләр дә бар, җиләк-җимешен дә җитәрлек җыйдык”, - диючеләр шактый. Әле табигать безне мул уңыш белән генә түгел, үзенчәлекле, төрле формадагы яшелчәләр белән дә сөендерә. Әйтик, би-и-ик зур яки бик кү-ү-үп кабаклар, йөрәк формасындагы бәрәңгеләр һәм башкалар белән... Әйдәгез әле, аларны төркемебездә “Табигать могҗизалары” дигән күргәзмәгә җыйыйк. Яшелчәләрегезне фотога төшереп, исем-фамилиягезне, яшәгән урыныгызны төркемебездә шушы язма астында комментарийларда калдыра аласыз.
Ә бу фотоларда сез Сарман авылыннан Зоя Шакирҗанова һәм Рәмзия Салихованың уңышлары белән таныша аласыз.


Нет комментариев