САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы «Рәхмәт» әйтергә яратамы?

«Рәхмәт»... Бу гади генә сүзгә никадәр мәгънә салынган!

Бәлки, күпчелек кеше аны автомат рәвештә, уйланып тормыйча гына әйтәдер. Алай да, «рәхмәт» ишетүчегә рәхәт була.

Гадәттә, рәхмәт сүзен игелек эшләгән, берәр төрле ярдәм күрсәткән өчен әйтәләр. Әлбәттә, игелекле гамәл кылучы аны нәкъ менә шул сүзне ишетер өчен түгел, ә чын күңелдән эшли. Үз чиратында, рәхмәт әйтү этикет кагыйдәләренә дә туры килә. Күпчелек очракта бу яхшылык эшләгән кеше өчен иң зур бүләк тә була ала.

Ел саен 11 гыйнварда ел дәверендә иң «итагатьле» даталарның берсе — Халыкара «рәхмәт» көне билгеләп үтәләр. Елдан-ел аңа һаман да күбрәк кеше кушыла. Шул уңайдан без райондашларыбыздан белешергә булдык — рәхмәтне әйтүе рәхәтрәкме, әллә ишетүеме?

Аларның фикерләрен беләсегез килсә, район газетасының 12 гыйнвар санын укырга онытмагыз. 
Рәсем — ru. freepik. com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев